Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милеккә һәм алар белән килешүләргә хокукларга дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча кызыксынучы гражданнарга консультацияләр бирүне дәвам итә.

Фатир сатып алам. Банк Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә сорый. Әгәр өземтәгә электрон рәвештә заказ бирсәм, ул электрон имзалы буламы яки юкмы? 

- Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүматләр кәгазь документ рәвешендә дә, электрон документ рәвешендә дә соратылырга мөмкин. ЕГРНнан xml һәм pdf форматында электрон документ рәвешендә мәгълүматләр, шулай ук sig.форматында соратылган очракта, гариза бирүчегә документлар пакеты килә.

Шунысын да искәртү кирәк, аны ачканда, документта зәңгәр мөһер булмаячак (гариза бирүчеләр өземтәне кәгазьдә алганда күрергә күнеккәнчә).

Шул ук вакытта кәгазьдә алынган ЕГРНнан өземтәләр хокукларны теркәү органында электрон рәвештә алынган ЕГРН мәгълүматләре дә бертигез юридик көчкә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International