Минзәлә районыннан бертуган апа-сеңел “Могҗизалар кыры” тапшыруында катнашты

2021 елның 14 мае, җомга

Юлия һәм Наталья катнашуындагы уенның трансляциясен бүген, 14 май көнне, 19 сәгать 45 минутта Беренче каналдан карый аласыз.

(Дифиза Нуриева,  “Минзәлә-информ”)

Юлия Мельникова (4 нче санлы тикшерү изоляторында хезмәт куя) ярты ел элек программда катнашырга заявка биргән була һәм күптән түгел, ВИД телекомпаниясеннән шалтыратып, аны уенда катнашырга чакыралар һәм Юлия бик теләп ризалаша. Сеңлесе Наталья исә кечкенәдән үк җырларга ярата, төрле конкурсларда катнаша, бүгенге көндә Николаевка мәдәният йорты директоры булып эшли. Юлия аңа Мәскәүгә барырга һәм музыкаль номер белән чыгыш ясарга  тәкъдим иткәч, берсүзсез ризалаша. 

Якташларыбыз уенда ничек чыгыш ясаганнарын бүген телевизор экраннарыннан карап белә алабыз.

http://menzela.ru/news/obschestvo/minzl-rayonynnan-bertugan-apa-seel-mogizalar-kyry-tapshyruynda-katnashty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International