1753 минзәләле коронавирустан прививка ясады

2021 елның 14 мае, җомга

COVID-19дан 1975 доза вакцина алынган.

Минзәлә районына коронавирустан 1975 доза вакцина кайткан. Минзәлә районында яшәүче 1753 кеше прививка ясаткан.

Оператив штаб мәгълүматләре буенча, Минзәлә районында тәүлек эчендә COVID-19  1 яңа очрагы ачыкланган. Шулай ук Яр Чаллыда 5 яңа очрак, Актаныш районында - 1 очрак теркәлгән.

Татарстан буенча барлыгы 33 яңа очрак теркәлгән.

14 майга Татарстанда  20 944 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шушы чор эчендә 17 923 кеше терелгән, шул исәптән, 55 кеше узган тәүлек эчендә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-privivku-ot-koronavirusa-sdelali-1753-menzelintsa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International