Татарстанда янгынга каршы режим 26 майга кадәр озайтылды

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференция элемтәсе режимында узган утырышта Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарә начальнигы урынбасары - күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе начальнигы Сергей Сергеевич оператив мәгълүмат җиткерде. 2021 ел башыннан Татарстанда 2,3 мең янгын чыккан, янгыннарда 90 кешенең гомере өзелгән - бу күрсәткеч узган елдагыга караганда 80%ка югары. Тагын 71 кеше зыян күргән. 

Корыган үлән һәм чүп яну нәтиҗәсендә иң күп янгыннар Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында чыккан.

2021 елда (13.05.2021 елга булган мәгълүматләр) Минзәлә районында 22 янгын чыккан. узган елның шушы чорына - 20, аларда 2 кеше һәлак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International