Бүген иртән Минзәлә шәһәре мөселманнары Ураза бәйрәмендә катнашу өчен мәчеткә җыелдылар.
Аларны котлап, район башлыгы Айдар Сәлахов искәртеп узды:
- Мондый чаралар халкыбызның бердәмлеген ныгытуда һәм үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирүдә зур роль уйный, - һәм район мөселманнарына сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үз вәгазьләрендә рәхмәтле булуның, якыннарың белән яхшы мөнәсәбәттә булуның, әйләнә-тирә мохитне чисталыкта тотуның мөһимлеге хакында сөйләде.
Шулай ук ул мәчеткә курсларга йөрүче шәһәр мәктәпләре укучыларына, намазга килүче кечкенә балаларга махсу бүләкләр тапшырды. Ә гимназиянең 7 сыйныф укучысы Айнар Хәлиуллин "Алвадаг" башкарды.
Ураза бәйрәме намазында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашты.
/file/menzelinsk/File/5cb55f87b78acf4f6b944425f3fd2e0e.jpg