Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Гөлек авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Сәхәпова Гөлҗамал Сәхәп кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гөлҗамал Сәхәп кызы 1931 елның 13 маенда Татар АССРның Минзәлә районы Гөлек авылында дөньяга килә. Ун яшеннән колхозда өлкәннәр белән бергә эшли башлый. Гомере буе туган колхозында тырыш хезмәт куя. Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 еллардагы БВСда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше белән бер ул үстергәннәр. Бүгенге көндә аның ике оныгы, өч оныкчыгы әбиләренең янына килеп йөриләр.

Хөрмәтле Гөлҗамал Сәхәп кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изне теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль

район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International