Район башлыгы Айдар Сәлаховның Ураза бәйрәме белән котлавы

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге ай - Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмдә исламның иң изге традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагыла. Ураза бәйрәме рухи чистарынуны, тынычлык һәм миһербанлыкны, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Мондый кыйммәтләр барлык диндәгеләр өчен якын һәм аңлашыла. Бу катлаулы заманда җәмгыятьтә төрле конфессияләр, төрле мәдәният вәкилләренең үзара аңлашуын саклап калу мөһим.

Бу бәйрәм һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек китерсен!
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек. бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч, барлык изге гамәлләрегездә уңышлар телим.
 

Минзәлә муниципаль район Башлыгы  Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International