Минзәләдә Татарстан Республикасының “BabySkills” II Төбәк чемпионаты узды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

11-12 майда Минзәлә районының белем бирү учреждениеләре базасында Татарстан Республикасының  “BabySkills” II Төбәк чемпионаты узды. Минзәлә районында әлеге Чемпионатның Баш координаторы - Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте.

Катнашучылар 12 компетенциядә көч сынашты: Башлангыч сыйныфларда укыту, Мәктәпкәчә тәрбия, Инженер-төзүче, ЮХИДИ инспекторы, Кондитер эше, Физик культура, спорт һәм фитнес, Мәктәпкәчә белем учреждениесендә музыка тәрбиясе, График дизайн, ЗД - дизайн, Ресторан сервисы, Лаборатор химик анализ.

11 мәктәпкәчә яшьтәге һәм 14 мәктәп укучысы Чемпионатның башка катнашучыларына җитди көндәш булдылар. Гомуми зачетта минзәләлеләр Казан, Түбән Кама һәм Арча шәһәрләрен узып, 2 нче урынга чыкты.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International