Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: картлык буенча иминият пенсиясе пенсия коэффициентларында исәпләнә: ул никадәр күбрәк булган саен, пенсия күләме дә шулкадәр югары була.
Пенсия коэффициентлары иминиятләнгән дә, иминиятләнмәгән чорлар буларак та формалаштырыла ала.
Гражданин өчен Пенсия фондына иминият взнослары түләнгән эш чорлары иминиятләнгән дип атала.
Иминиятләнмәгән чорлар – гражданин эшләми һәм аның өчен эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар түләми, әмма аның иминиятләнгән пенсиягә хокуклары саклана.
Аерым алганда. бала караган чор шуларга керә.
Пенсия коэффициентлары 4 баладан артыграк балага түләнә алмый.