Минзәлә диндарлары Казандагы фаҗига корбаннары турында хәсрәтләнә

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Мәчеттә фаҗигале рәвештә һәлак булучылар истәлегенә дога укыдылар, ә Никольский соборында  панихида узды.

Кичә Минзәлә мәчетенә йөрүчеләр быелгы Рамазан аеның соңгы тәрәвих намазыннан соң Казандагы фаҗига корбаннарын искә алды, догалар укылды.

Бу турыда районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итте.

Ә Никольский соборында бүген иртәдән фаҗига корбаннары турында хәтер өчен чаң суктылар - 7.00 сәгатьтә биредә панихида узды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/veruyushchie-menzelinska-skorbyat-o-zhertvakh-tragedii-v-kazani

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International