12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Мондый карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарды.
Казанның 175 нче санлы гимназиясендә ату нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды: җиде укучы, бер укытучы һәм бер хезмәткәр. Тагын 21 кеше зыян күргән һәм госпитальгә озатылган.
Россия гадәттән тыш министрлыгының Тр буенча Идарәсендә һәм "Ышаныч" үзәгендә
кайнар элемтә телефоннары эшли.