Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен яңа ярдәм программасын эшләде.
Әлеге программа бәрабәренә фатирны бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр кебек, коммерцияле структураларда эшләүчеләр дә, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә сатып ала алалар.
Социаль ипотека программасында катнашу мәсьәләсе буенча яшь гаиләләр Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Адресы: Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80, 2 кат, тел. (8855555) 3-17-87.