Мәлкәнлеләр сынатмас

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

 

Хуҗалык җитәкчесе Ил­фар Халиковның нәкъ шундый маршрут сай­лавын биредә кайнаган эшләрне күргәч кенә аңладым. Урак ындыр табагында тәмамланган кебек, чәчү дә шуннан башлана бит. Шушында орлык саклана, тиешле кондинциягә җиткерелә, химикатлар белән эш- кәртелә һәм басуга озатыла. Иң четерекле эшләрнең берсе булган орлык агулау белән ма­шинист Айрат Шакиров шөгыльләнә. Ул инструк­цияне төгәл үтәп, барлык саклану чараларын күреп эш итә. Аңа эшче Ринат Гыйльмуллин ярдәм итә. Алар икмәк төйи, ашла­ма озата. Мондагы эшләр белән ындыр табагы мөдире Нәркизә Петрова җитәкчелек итә.

– Язгы чәчү эшләре 2700 гектарда башкарылачак. Бүген 246 гектар солы басуын чәчеп бетереп, арпа чәчәргә тотындык. Быелгы чәчү иң кыска ва­ кытта үткәрүне таләп итә – туфракта дым көннән- көн кими, чамалы. Шуңа да бөртеклеләрне 9 май­га кадәр чәчеп бетерергә ниятлибез, – ди Илфар Мәгарифович.

Оптимистик караш өчен нигез бар. Тәҗрибәле ме­ханизаторлар, техника, орлык, җитәрлек, ягулык, ашлама кайтып тора. Чит ил техникасыннан калыш­маган “Кузбасс”, “Агро­мастер” чәчү комплек­сларына ышанырга була. Барлык чәчү эшләрен шушы ике комплекс ярдәмендә башкаралар. К-701 тракторында “Куз­басс” чәчү комплексында Зөлфәт Нуриев, ХТХ-215 тракторы белән “Агрома­стер” чәчү комплексын­да Рәкыйп Фәрхетдинов эшлиләр. Аларга Иван Орлов, Рамил Акмалов булыша. Орлык ташуда МТЗ-1221 тракторында Вадим Кириллов, Ка­мАЗ автомашинасын­да Давид Ибрагимов, ашлама ташуда Марс Шиһапов өлгер эшлиләр. Әлбәттә, иң мөһиме – кешеләр, аларның осталыгы, тырышлы­гы. “Вамин Минзәлә”нең “Мәлкән” хуҗалыгы элек- электән коллективның бердәмлеге белән ае­рылып торды. Төп ыша­ныч хуҗалыкның күптән сыналган үз механиза­торларында. Ә аларга таянырга була. Әйтик, 20- 30 еллык стажлы Илдар Яковлев, Фикус Смирнов, Флүр Кәбиров, Маркел Тарасов, Айрат Шагали­ев, Алмаз Латыйповлар тәүге көннәрдән үк тыр­малауда, дым каплату­да нормаларын үтәмичә кырдан кайтмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International