Бүген, 8 майда, Җиңү паркында традиция буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган яшьләр митингы узды.
Бөек Ватан сугышы ветераннары тантананың төп каһарманнары булды. Алар елдан-ел кими бара. Бүгенге митингта нибары ике ветеран - Михаил Тихонов һәм Иляс Солтанов катнаша алды.
Митингны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ачты. Ул ветераннарны һәм митингта катнашучыларны бәһрәм белән котлады:
–Бу бәйрәм безнең һәркебез өчен дә кадерле. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының батыр һәм фаҗигале битләрен хәтеребездә яңартабыз. Бүген илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән, тормышлары бәрабәренә безгә җиңү китергән, фронтовикларга тылдагы хезмәте белән ярдәм иткән якташларыбызны искә алабыз.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzeliske-proshel-molodezhnyy-miting
.jpg)






