Тормыш сыйфатын билгеләүчеләр

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Җирле үзидарәнең ро­лен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында Рос­сия Президенты Влади­мир Путин 21 апрельне җирле үзидарә көне итеп билгеләп үтү турында ка­рар чыгарды, ул илебездә беренче тапкыр билгеләп үтелә. Тормышта җирле үзидарә органнарының роле әйтеп бетергесез зур, чөнки муниципаль власть дәрәҗәсендә гражданнарның көндәлек тормыш сыйфатын билгеләүче иң чете­рекле мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Шәһәр, авылларның төзеклеге, социаль инфрастуктура үсеше, торак-коммуналь хуҗалыкта тәртип тәэмин итү – менә нинди зур бурычлар куела җирле үзидарә органнарына.

Үзебезнең район кы­саларында да җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге турында уңай мисаллар китерергә була. 17 меңгә якын төрле милләт кешеләре яшәгән Минзәлә шәһәре соңгы өч елда “Татарстанның иң төзек шәһәре” дигән исем алып килә. Бу җирле властьның гына түгел, үзләре яшәгән урынның чисталыгын, матурлы­гын булдыруга зур өлеш керткән халыкның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Федераль һәм республи­ка программаларында актив катнашып, авыл­ларны, чишмәләрне, зи­ратларны төзекләндерү, агач утырту буенча зур эшчәнлек җәелдергән авыл җирлекләре халык мәнфәгатьләрен алгы планга куеп нәтиҗәле эшлиләр.

Зур бурычларыбызның тагын берсе – җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс эшчәнлеген киңәйтү, үзидарә орган­нарын яхшы кадрлар белән тәэмин итү.

Хөрмәтле җирле үз-идарә органнары хезмәт-кәрләре! Сезне про­фессиональ бәйрәмегез белән котлыйм. Нык-лы сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы, тын­гысыз эшегездә зур уңышлар, халыкның тор­мыш дәрәҗәсен яхшыр­тырлык яхшы идеяләр телим сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International