Мөфтилеккә рәсми тер- кәлгән өч кандидатның берсе, “Тынычлык” мәче- те имамы, бүген Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы 28 яшьлек Камил хәзрәт Сәмигуллин Минзәлә районы имамнары, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Анда район башлыгы Рәсим Садыков та катнашты.
Камил хәзрәтнең Мин- зәләгә килүенең максаты аңлашыла – сайлау алдыннан үзе белән таныштыру, башкарырга ниятләгән эшләрен тәкъдир итү. “Мөэмин кардәшләр бер-берсен кайгыртып яшәргә тиеш”, – диде ул сүзен башлап. Аннары Казанда ятим балалар өчен йорт булдыру, мәдрәсәләрне бер төсле программалар белән укытуга күчерү, дини китаплар басуны дәвам итү, әзер вәгазьләрне үз эченә алган, бөтен сорау- ларга җавап бирерлек журнал чыгару, мөфтият каршында хокук яклау бүлеге оештыру, хәләл продукцияне ГОСТка кертү, электрон китапханә булдыру кебек эшләр башкарырга ниятләвен җиткерде. Белем бирү у ч р е ж д е н и е л ә р е н д ә кыз балаларга яулык бәйләп йөрү тыелмаячагын да әйтте кунак. Җыелган имамнарны шатландырырлык хәбәр – киләчәктә мәчетне җылыту өчен юридик зат буларак түгел, ә физик зат исеменә күчереп түләү мөмкин булачак дип ышандырды. Кызганыч, имамнарга рәсми хезмәт хакы билгеләнми, әмма авылга имам булып эшкә кайтучыларга подъемный акча түләнәчәген белдерде Камил хәзрәт.
Мөфтилеккә кандидатка сораулар да булды. Сорауларга Камил хәзрәт белән Минзәлә районы имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт икәүләп җавап бирделәр. Мәсәлән, хәзергә кадәр имамнарга бирелә торган шаһадәтнамәне ел саен алыштырырга туры килсә, моннан соң ул дүрт елга бер генә яңартылачак. Бүген имамнарның белемнәрен күтәрү фәкать Казанда үтә, киләчәктә аны, имамнарның олы яшьтә булуларын искә алып, Чаллыда гына оештыру мөмкин булмасмы, дигән теләк җиткерелде. Балаларга мәктәптә дини дәресләр кертеп булмасмы дигән сорауга, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин бүген мәктәпләрдә дөнья диннәре нигезләре һәм дөньяви этика укытыла, дип җавап бирде, ә Камил хәзрәт аны факультатив рәвешендә оештыру мөмкинлеген әйтеп китте. Минзәлә мәчете каршында мәдрәсә салдыру буенча сорау хәзергә ачык калды.
– Халык озак еллар динсез яшәде, шуңа чиркәүләр, мәчетләр тиз генә халык белән тулар дип уйлау бик дөрес түгел, барысы да әкренәп хәл ителер, халык белән сез, имамнар, дин әһелләре үзегез эшләгез, үзегез чакырыгыз аларны дин йортларына, диде Рәсим Садыков.