чистарту икеайлыгы

2013 елның 12 апреле, җомга

Район башлыгы Рәсим Садыков район хакимиятендә уздырган чираттагы киңәшмәдә сүз шәһәрдә һәм район авыл җирлекләрендә территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча санитар икеайлык турында барды. Икеайлык рәсми төстә 15 апрельдә башла­на дип саналса да, шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре коллективлары өмәләр уздыруны бу атнада ук башлаячак. Шәһәрдә, авылларда чиста­лыкка ирешүдә мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә читтә кал­маска тиеш, диде район башлыгы. Шул ук вакытта уз­ган еллардагы кебек, район адмкомиссиясе дә чиста­лыкны контрольдә тоту буенча эшен башлап җибәрә.

Күпкатлы йортлар яннары территорияләрен җыештыруга тиздән тарифлар кертеләчәк. “Күпкатлы йортларда яшәүчеләр йорт яннарын җыештырырга бик атлыгып тормыйлар. Дворникларсыз чисталыкка ирешүе авыр”, диелде киңәшмәдә. Әлеге темага ка­гылышлы материалларны 3 нче биттән укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International