Һәрвакыт контрольдә булачак

2013 елның 12 апреле, җомга

 

 Комиссиянең чираттагы утырышында гаугалы, күп бәхәсләр тудырган бердәнбер мәсьәлә – гомуми йорт ихтыяҗлары өчен энергия ресурслары белән тәэмин итү каралды. “Хезмәт хаклары, пенсияләр түбән, ә электриклар исәпләвенчә, электр өчен түләүләр бик югары. Халык түләүләрнең нигезсез артуыннан зарлана. Безнең шәһәрдә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү 10% тан артмаска тиеш. Әгәр кем дә бул­са урлаша икән, башкалар аның аркасында зыян күрергә тиеш түгел. Урлашучыларны тоту өчен ха­лык белән эшләргә кирәк, ә вәзгыятьне уңай якка үзгәртү механизмнары сезгә таныш. Эш төркемнәре булдырып, барлык йортларны йөреп чыгарга, счетчик күрсәткечләрен алырга, ә проблема булган йортлар­да исә, һичшиксез, энергосбыт вәкилләре комиссия составында булырга тиеш”, – дип ассызыклады район башлыгы Рәсим Садыков үз чыгышында.

Әлеге мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ител­де, күпфатирлы йортларда җаваплы өлкән затлар булдыру зарурлыгы тагын бер кат искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International