Тел сүздән башлана
Алисә ХАММАТОВА
Татарстанда балалар 4-5 яшьтә татар һәм рус телләрендә 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Ә менә бакчадан чыгып киткәндә балалар түбәндәге исемлекне белергә тиеш:
Аю, курчак, куян, туп, матур, өч, шакмак, ат, зур, песи, эт, бәләкәй, сикерә, бер, ике; санамышлар: бер куян, ике куян, өч куян, матур куян;
Шигырьләр, мәсәлән: «Туп»
Туп, туп,
Матур туп.
Сикер, сикер,
Матур туп!
Бер, ике, бер, ике,
Сикер, сикер!
Хикәяләр төзергә өйрәнәләр, мәсәлән:
Бу куян.. Куян матур.. Куян кечкенә.. Куян сикерә..
Диалог төзергә өйрәнәләр:
- Бу нәрсә?
- Бу курчак.
- Курчак утыра?
- Әйе, курчак утыра.
- Бу эт?
- Юк, бу песи.
- Песи зур?
- Юк, песи бәләкәй.
- Песи утыра?
- Әйе, песи утыра.
Татар шагыйрьләренең түбәндәге шигырьләре белән танышырга теләге булу да өйрәтүне җиңеләйтә, мәсәлән,
Габдулла Тукайның
«Туган тел»
«Безнең гаилә»
«Карлыгач»
«Бу кайчак була»
«Бала белән Күбәләк»
«Су анасы»
Муса Җәлилнең:
«Куян»
«Кошларны каршы алабыз»
«Әтәч»
Абдулла Алишның:
«Сер тотмас үрдәк»
«Нечкәбил»
«Кем көчлерәк» шигырьләрен.
Тиздән татар һәм рус телләрен белгән һәм аларны эшләрендә файдаланган Татарстан кеше- ләре хезмәт хакларына өстәмә рәвештә 15 процент акча алачак. Республика хөкүмәте шул хактагы дәүләт программасын агымдагы айда карарга тиеш. Шул чакта кайсы өлкәдә эшләүчеләрнең өстәмә акчага исәп тота алуы да билгеле булачак.
Редакциядән: Татарча белмәгән хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә эксперимент үткәреп карагыз әле. Теләк булганда, күршең, дустың сөйләшкән телне өйрәнү озакка сузыла микән!? Борчылмагыз, тирә-як мохит русча, дәүләт имтиханнары мәҗбүри русча булганда да Россиянең дәүләт телен һәркем бик теләп үзләштергән.