Сигнал килеп җитте

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Алай гына түгел, моңарчы 2-3 канал карап утырган кешеләр цифрлы приставка алып куйса­лар, “Первый”, “Россия-1”, “Россия-2”, “Россия К”, “Россия 24”, “Петербург 5 канал”, “НТВ”, “Карусель” телеканалларын һәм “Маяк”, “Радио Вести”, “Вести 24” радиопрограм­маларын бик сыйфат­лы тотачаклар. Дөрес, антенна булу кирәк һәм белгечләрнең аппара­тураны көйләве сора­ла. Приставка 2 мең сум тирәсе тора.

Цифр телевизорга идеаль картинка алып килә. Шул ягы белән “тарелка”ны да, “Летай”ны да уздыра.

Әмма әлегә зур кимчеле­ге бар. “ТНВ Татарстан” каналы икенче мульти­плекс составында гына булыр дип көтелә. Бу хәл җәй айларында тормыш­ка ашарга тиеш.

DVB-Т2 сигналын тоту мөмкинлеге булган теле­визорлар чыгарыла баш­лады гына. Искеләренә приставка да җитә. Өстәвенә, цифр югала калса, программаларын янәдән элеккечә карау мөмкинлеге була.

Редакция коллекти­вы Минзәләгә цифр килүен тест режимын­нан бирле күзәтеп бара. Телесигналның нинди яхшы икәнен һәркем ки­леп карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International