Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын юбилее белән котлау

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сафиуллин Мөнир Кәлимулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны сафиуллин мөнир Кәлимулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөнир Кәлимулла улы Башкортостан Республикасының Бүздәк районы Иске Таулар авылында туган. Сугыш чорында колхозда төрле эшләр башкара. 1949 елда юллама буенча МТСка тракторчы һөнәрен алырга җибәрелә. 1950 елда гаилә кора. 1956 елда гаиләсе белән Таҗикстанга күченәләр, анда ул лаеклы ялга чыкканчы буровойда эшли. 1990 елда туган якларына кайта, 2008 елда Минзәлә районы Степановка авылына күченәләр.

Мөнир Кәлимулла улының күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше 3 бала үстерәләр. Бүгенге көндә ул оныгы Радмила гаиләсендә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Бабайның 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. 

                   Хөрмәтле Мөнир Кәлимулла улы!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек. күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль

район башлыгы


                         А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International