– Әтрәкледә авыл эшчәннәре язгы чәчүгә узган елның көзеннән үк әзерләнә башлады. Урып-җыю тәмамлануга ук без тагылма коралларны ремонтлауга тотындык, шулай ук барлык төр техниканы төзекләндереп кышкы саклауга куйдык. 1 ноябрьгә бу эш тәмамланды, механиз аторларыбыз - ның кайберләре фермага эшкә күчтеләр, – ди директор урынбасары Мөнәвир Нургалиев. Узган атнада бу хуҗалыкта район а г р о ф и р м а л а р ы н ы ң , хуҗалыкларның инженерлары катнашында техник күзәтү буенча семинар-киңәшмә үтте.
– Төп максат – язгы кыр эшләрен бәла- казаларсыз, исән-имин башкарып чыгу, – диде ТРның Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлеге начальнигы Ринат Гыйлманов. Тиздән язгы чәчү башлана, аннары чәчүлекләрне тәрбияләү, печән, сенаж- силос әзерләү, урып-җыю һәм башкасы, тезелеп китәчәк. Республикада узган ел 37 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, барлыгы 17 кеше дөнья белән саубуллашты. Бәхеткә, бездә бәхетсезлек очрагы теркәлмәде. Бәхетсезлек очрагының күп өлеше кеше факторына бәйле: имгәнү, тапталу, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм башкалар. Сер түгел, төзек булмаган үзйөрешле техниканың юлларда йөрүе дә башкалар өчен зур куркыныч тудыра. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты – шушы фаҗигаларны булдырмау. Юлга чыгучы барлык төр техника техник күзәтү узарга тиеш.
Хуҗалыкта Федор Муха- мадьяров идарә иткән МТЗ-82 тракторын кабызып, аның күпме газ чыгаруын, рулевой наконечникларда люфт бармы-юкмы икәнен, утлары янамы, тормозы тотамы-юкмы икәнен махсус приборлар белән тикшереп инженерларга күрсәттеләр. Тикшергән тракторда бернинди гаеп табылмады, чын тракторчының тракторы әнә шундый булырга тиеш. Аннан соң инженерларга бар төр техниканың да документлары һәм башкалары тәртиптә булырга тиешлеге тагы бер кат ассызыкланды.