Өлкәннәр дә калышмадыкүрә

2013 елның 22 марты, җомга

Спартакиада спортның 6 төре буенча үтте: би­атлон, противогаз киеп йөгерү, чаналар тарту, гранатаны ыргыту, капчык киеп йөгерү, аркан тарты­шу. Командалар һәр төрдә актив катнаштылар, фи­зик яктан, спорт төрләре буенча яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Һәр команданың да кәефләре күтәренке иде. Бигрәк тә чанада шуу бик күңелле үтте, өлкәннәр яшьләрдән калышма­ды. Алар “Яшьлегебезгә кайткан кебек булдык”, дип, әлеге уеннарны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Аркан тартышу буен­ча ярышлар вакытында берәү дә читтә калмады, һәркайсы үз командасы өчен тырышты. Спорт – ул барыннан да бигрәк үз-үзеңне җиңү. Шуңа күрә спорт уеннарында катнашучыларның спорт­ка булган омтылышла­рына язгы кояш һәм саф һава өстәлеп, кыенлык-ларны җиңәргә этәргеч бирде.

Ярышларның нәтиҗәлә-ре түбәндәгечә булды: кышкы эстафетада 1 урынны Югары Тәкермән авылы яулады, 2 урын­да – Урыс, 3 урында – Хуҗәмәт; аркан тартышу­да: 1 урын – Коноваловка авыл җирлеге, 2 урында – Кадрәк авыл җирлеге, 3 урында – Юртау авыл җирлеге; гомумкоманда буенча 1 урынны Конова­ловка авыл җирлеге ко­мандасы яулады, 2 урын­ны – Югары Тәкермән, 3 урынны Кадрәк авыл җирлеге.

Спорт уеннарына па­раллель рәвештә Мас­леница бәйрәме дә үткәрелде. Борынгыдан хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән гореф-гадәтләрне биредә оныт­мыйлар. Балалар һәм өлкәннәр өчен җырлар, уеннар, элеккедән калган гореф-гадәтләр, күңелле конкурслар бәйрәм күтәренкелеге тудыр­ды, кәефләрне күтәреп җибәрде. Бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе – кыңгыраулар чыңлавы астында атларда йөрү. Коймактан башка нинди Масленица булсын ди тагын? Урамда коймак-лар сатылды, шашлык-лар кызды, рус халык җырлары яңгырады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International