Татарстан Республикасы һәм Россия Федерация- се флагларын күтәргән- нән соң, “Юбилейный” спорт үзәгенең аэробика бүлегендә шөгыльләнүче ике төркем дәртле бию-ләре белән чыгыш ясады. Бәйгене карарга район башлыгы Рәсим Садыковның һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләренең килүе яшь көрәшчеләргә дәрт өстәде. Бәйгенең иганәчесе Язкәр Биҗанов ярышларны тантаналы рәвештә ачык дип игълан итте, яшь спортчыларга уңышлар теләде. Минзәләгә җыелган 15 команда көрәшче- ләре унбер авырлык категориясендә көрәш- теләр.
Егетләр арасында тәҗ- рибәлеләр дә бик күп. Мәсәлән, Хуҗәмәт командасы һәр ярышта үзләрен көчле яктан күрсәтәләр. Командалар арасында быел да Хуҗәмәт командасы абсолют җиңүче булып танылды, милли көрәшнең элек-электән килгән традицион бүләге – тәкә һәм кубок белән бүләкләнде. Ярышларның көмеш призеры – Иркәнәш командасы, Урыс командасы өченче булды. Җиденче ел рәттән уздырылучы бу турнирда шәһәрнең уку йортларыннан медицина училищесы, 2 нче һәм 3 нче мәктәп кенә катнашмый калды. Кызганычка каршы, урта мәктәп статусы бетерелгәч, татар көрәш традицияләренә бай булган Кадрәк мәктәбе команда куя алмады. Шәхси беренчеклектә үз авырлык категорияләрендә Ранис Бәдриев (1 нче мәктәп), Руслан Шәйдуллин (Хуҗәмәт), Айдар Вәлиев (Хуҗәмәт), Динар Кагиров (Хуҗәмәт), Рузил Хәбиров (МПК), Рамис Хәйдәров (Тат. Мөшеге), Ришат Камалов (Кадрәк), Айдар Фәттахов (1 нче мәктәп), Алмаз Җәббәров (Хуҗәмәт), Раил Фәтхуллин һәм Илшат Сәхабиев (авыл хуҗалыгы техникумы) батыр калдылар. Кызлар арасында беренчелек Алинә Смирновада (гимназия). Үз авырлык категорияләрендә призлы урын алганнарга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.