Әлфия Когогина Дәүләт Думасында көзге сессия башлануын шәрехләде

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:

«Көзге сессиянең программа проектында бүгенге көндә 119 закон проекты бар. Конституция кабул ителүгә бәйле рәвештә, конституция нормаларын үстерүгә закон формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Бу гамәлдәге законнарга дистәләгән төзәтмәләр кертү, алар хокукый җайга салуның  төрле өлкәләренә кагылачак: социаль өлкә. фән, мәдәният, сәламәтлек саклау. ачык хакимият, оборона һ.б.лар.

Алда зур эш тора. Зарурлык туганда программаны актуаль закон проектлары белән тулыландырачакбыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International