Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча идарә мәгълүмате буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
4 сентябрьдә 01 сәгатьтән 08 сәгатькә кадәр
4 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә, рельефның түбән урыннарында 0 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял яратучыларның үзе белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга тиеш.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларга зур кыенлыклар тудыра.