Минзәләдә яшәүче тыл ветераны Николаева Анна Дмитриевна 90 яшен билгеләп үтә.
Анна Дмитриевна Минзәлә районы Феоновка авылында дөньяга килә. Сугыш чорында туган колхозында эшли. Минзәләгә күчкәч ЛВЗда, соңрак кунакханәдә, лаеклы ялга чыкканчы парикмахер булып эшли.
Күпсанлы Рәхмәт хатлары бар. Анна Дмитриевнаның 2 баласы, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Якыннарының күңел җылысы аңа көч бирә.
Хөрмәтле Анна Дмитриевна!
Туган көнегез уңаеннан җылы котлаулар, изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

