Район башлыгы Айдар Сәлаховның Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлавы

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Сезне барыгызны да ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

ТАССР тарихы 1920 елның 27 маеннан башлана. Шул көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты  РСФСРның  Халык комиссарлары советы декреты дөнья күрә. Һәм шул ук елның 25 июнендә республика оештырылып, тәүге конституция  проекты кабул ителә.

100 ел эчендә Татарстан катлаулы юл үтте. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә республика зур уңышларга иреште. Безнең туган җиребездә туып, халкыбызга файдалы булуыбыз, ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухында яшәвебез зур бәхет.

Бүгенге Татарстаныбыз - киләчәккә төбәлгән, яшәү һәм хезмәт итү өчен уңайлы территория, безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз.

Туган Татарстаныбызның, районыбызның чәчәк атуына үз өлешен керткән һәм кертүен дәвам иткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм.

Татарстаныбыз киләчәктә дә милләттәшләребезне берләштереп торучы, бергә җыючы үзәк булып калсын, тагын да югары үрләргә күтәрелсен, гөрләп чәчәк атсын!

Минзәлә муниципаль

районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International