Минзәләдә сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген, 22 июньдә, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Митингны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ачты. Митингка килүчеләр алдында районның хәрби комиссары Сергей Владимиров чыгыш ясады. Канкойгыч дәһшәтле сугыш елларында совет халкының җиңүе, ул авыр еллар хатирәләренең күңелләребездә мәңге саклануы хакында сөйләде.

Һәлак булган минзәләлеләр истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчкләр салганнан соң, якташларыбыз истәелегенә бер минут тынлык урнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International