Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак Сезнең эшчәнлегегез республикабыздагы, Минзәлә районындагы уңай үзгәрешләргә ярдәм итүгә эчкерсез омтылыш белән сугарылган. Сез нигез салган “БлагоДарение” яшь буынга һәм социаль инициативаларга хәйрия ярдәме фонды тырышлыгы белән районыбызның Тупач авылында психолог-педагогик үзәк сафка басты, дистәләгән минзәләлеләргә эш урыннары булдырылды.
Сез озак еллар дәвамында Минзәлә районының тугры дусты булдыгыз, барлык яңа башлангычларны хуплыйсыз, ярдәм итәсез. Ныклы һәм эзлекле юлны сайлап, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегез белән Сез зур абруй казандыгыз.
Әлеге истәлекле көндә Сезгә ихлас йөрәктән барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте һәм зур җиңүләр телим. Хыялларыгыз тормышка ашсын, дус-туганнарыгызның ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа көч өстәсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез!