18 июньгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

17 июньдә кичен, 18 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектә көчәючән җил белән яшен булуы ихтимал.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. көндез явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12, яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җил 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International