Һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котлауларны кабул итеп алыгыз!
Сезнең һөнәр җәмгыятебездә иң гуман һәм кирәкле булып тора.
Сезгә югары җаваплылык - тормыш мәшәкатьләрен мөстәкыйль башкара алмаган, рухи һәм матди ярдәм кирәк булган кешеләр турында кайгырту йөкләнгән. Иң беренче чиратта бу өлкән кешеләргә, инвалидларга, балаларга, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләргә кагыла.
Социаль хезмәттә югары җаваплылык тоючы, үз энергияләрен, түземлеген һәм күңел көчен бирүче кешеләр эшли.
Бу бәйрәм көнендә дәүләт ярдәменә мохтаҗ кеше язмышларында катнашкан һәм сизгер, кайгыртучан, игътибарлы булганыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ныклы сәламәтлек, зирәклек һәм түземлек, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет телибез!