Казан табигатьне саклау прокуратурасы аңлатма бирә:
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә кануннар нигезендә билгеләнгән I категория объектларда хуҗалык яки башка эшчәнлек алып баручы юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр өчен калдыклар барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыруга лимитлар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә кануннарда каралган комплекслы экологик рөхсәт нигезендә билгеләнә.
Калдыкларны урнаштыру лимитларын арттырган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр РФ КоАпның 8.2 маддә, 8 өлешендә каралганча, җаваплылыкка тартылалар.