Ачык ишекләр сезонышылады

2012 елның 18 декабре, сишәмбе

Бу көннәрдә иҗат төркемебез шәһәр баш­лыгы урынбасары Елена Сысоева белән берлектә шәһәрлеләрнең темпера­тура режимын ничек са­клауларын үз күзләребез белән күрү максатыннан рейдка чыкты. Бу көнне без Атлар мәйданында һәм Изыскательләр бистәсендә булдык.

Беренче булып Черны­шевский урамындагы 67 Б йортына туктадык. Подъ­езд ишеге безне рәхим итеп керегез, дигәндәй, шыр ачык килеш кар­ шылады. Бу йортта яшәүчеләр үз фикерләре белән бүлештеләр: “Без беренче катта яшибез, подъезд ишеге ачык бул­ганда җил бик нык өрә, әлбәттә. Әмма тимер ишек шулкадәр каты ша­кылдый ки, йоклый да алмыйбыз, без бит өлкән яшьтә инде”.

Каршыдагы йортта күптән түгел генә капиталь ре­монт ясалды. Биредә дә шул ук хәл – ишек шыр ачык. Ишектән кереп ба­ручы ир-ат әле яңа гына эштән кайтуын бәян итеп: “Димәк, салкын түгел. Мин үзем ишекне гел ябып йөрим”, – диде. Тукай урамындагы 61 нче йортның да подъ­езд ишеге ачык. Шушы йортта яшәүче Вера Вла­димирова ишекне ябып йөрүен әйтте һәм: “Кай­чак подъездда начар ис килә, бераз җилләтү өчен ачып торабыз да, яңадан ябабыз”, – дип өстәде. Атлар мәйданындагы йортларның барысында да диярлек ишекләр ачык булып чыкты.

Изыскательләр бис-тәсендә вәзгыять бераз яхшырак. 1/5, 1/6, 1/8 нче йортларда ишекләр ябык. Биредә яшәүче ха­лык урамнан подъездга керүгә ишекләрне ябарга онытмый. 4/5 йортында яшәүче Александр По­горелов белән сөйләшеп алдык. “Ни өчен ишекләр ачык?” – дигән сорауга без мондый җавап ишет­тек: “Үзем икенче катта яшим, ә беренче катта­гылар ишек шакылдавы­на зарланалар. Үзләре чыгуга, ишек каты итеп шакылдый. Ни хәл инде бу? Җитмәсә, моңа кадәр торган пружинаны кем­дер салдырып куйган”.

Күршедәге 4/6 нчы йорт. Ишектән чыгучы ир-ат шул ук сорауга болай диде:

– Халык ишекне ябып йөрергә иренә.

– Үзегез ник япмадыгыз соң?

– Уйланып киткәнмен. Ба­шымда башка уй, дөресен әйткәндә, хәтта игътибар да итмәдем.

Әмма безнең сүзләрдән соң кире борылып ишекне япты үзе.

Көз ахырында идарәче компания күпфатирлы йортларны кышка әзерләү буенча эш алып барды: ишекләрне җылытты, пружиналар куйды, подъ­ездларда җылылык са­клансын өчен подвал­ларны япты. Халыкның үзләре яшәгән йортлар­га игътибары җитмәвен без үз күзләребез белән күреп кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International