Телевизордан аерылырга вакыт

2012 елның 14 декабре, җомга

Аларның күпләре тимера­якка беренче тапкыр гына баскан булган, ә бүген инде алар Ижау, Яр Чал­лы һәм Түбән Кама хок­кей командалары белән өч иптәшләрчә очрашу уздырган. Әлегә җиңүләр юк, әмма барысы да алда әле!

Тренировкаларда тыры­шып эшләү, уеннарда бар көчләренә тырышу нәтиҗәсендә балала­рыбыз бер ел эчендә сәламәтлекләрен ныгы­тып кына калмыйча, ха­рактерларын да ныгытып, олыгаеп киттеләр. Алар коллективта яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәр-гә, шатланырга һәм борчылырга, тренер ясаган кимчелекләрне генә түгел, иптәшләре әйткән фикерләрне дә дөрес итеп кабул итәргә өйрәнделәр.

Форсаттан файдаланып, әле балалары нинди дә булса спорт төрен сай­ламаган ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, теләгең генә булсын!

Ата-аналар, кичләрегезне телевизор экраннары каршында утырып уздыр­магыз. Балагызны тре­нировкага алып килегез, соңыннан аннан рәхмәт сүзләре ишетерсез.

Яңа ел бәйрәме һәм Боз сарае ачылуга биш ел тулу уңаеннан күптөрле массакүләм спорт чаралары узачак.

20-23 декабрь көннәрендә “Юность” боз сарае ачылуга биш ел тулу уңаеннан, Кыш бабай кубогына 2005 нче елда туган малайлар коман­далары арасында хоккей буенча Бөтенроссия тур­ниры узачак. Турнирда “Ак Барс” (Казан), “Нефтехи­мик” (Түбән Кама), “Лада” (Тольятти), “Ижсталь” (Ижау), “Салават Юлаев” (Уфа), “Минзәлә лачынна­ры” командалары катна­шачак. 24-27 декабрьдә 2003 нче елда туган үсмерләр арасында хоккей турни­ры узачак. “Юлаевец” (Уфа), “Ижсталь” (Ижау), “Салават Юлаев” (Уфа), “Минзәлә лачыннары” ко­мандалары көч сынаша­чак. 26 декабрьдә фигуралы шуу бүлегенә йөрүчеләр өчен “Кышкы урманда Яңа ел маҗаралары” исемле боз бәйрәме. 27-30 декабрьдә 2002 нче елда туган үсмерләр арасында хоккей турниры узачак. “Торос” (Нефте­камск), “Мечел” (Чиләбе), “Нефтехимик” (Түбән Ка-ма), “Челны (Яр Чаллы), “Минзәлә лачыннары” ко­мандалары уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International