КАДЕТ – ГОРУР ЯҢГЫРЫЙ!
Кыскача белешмә
Кадет интернат-мәктәбе 2007 елдан бирле эшләп килә. 2007-2008 уку елында кадетлар шәһәр уку йортлары базаларында ачылган кадет сыйныфларында белем алды. 5-6 сыйныфлар – 2 нче урта мәктәптә, 8 сыйныф – гимназиядә, 10 сыйныф – ПУ-52 бинасында укыды. 2008-2009 уку елында 5-11 сыйныфларга укучылар җыелды. Дәресләр исә шул ук ПУ-52 бинасында укытылды. 2009 нчы елның 1 сентябреннән кадет интернат-мәктәбе Иске Маҗын мәктәп бинасына күчерелде.
Кадетлар саны ел саен арта бара, быел да аларның сафларын әлеге мактаулы статуска лаек булырга теләкләре булган кечкенәләр тулыландырган. Бу уку елында тагын бер яңалык кертелгән – хәзер 1-4 сыйныф укучылары да кадет сыйныфлары булганнар, быел барлыгы 125 укучы укый. Биш ел эчендә 11 сыйныфны 23 бала тәмамлаган. Шуларның 9 ы – югары уку йортында укый, ә Андрей Боков Самара юридик институтында (ФСИН) белем ала.
Укыту-тәрбия процессы ике сменада алып барыла: көннең беренче яртысында – укыту планы буенча гомуми белем фәннәре укытыла, икенче яртысында исә – гомуми гаскәри юнәлештәге өстәмә белем бирү фәннәре үзләштерелә. Тәрбиячеләр корал, стройда йөрү тактикасы буенча, РФ Кораллы көчләре уставлары, парашют спорты, гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина-санитар әзерлек кебек хәрби белем формаларыннан файдаланалар. Шулай ук каратэ, кул сугышы, волейбол, туризм буенча секцияләргә, хореографиягә йөриләр. Предмет буенча түгәрәкләргә йөриләр, кул эшләре, эретеп ябыштыру һөнәрен дә үзләштерәләр.
Бу көннәрдә Минзәлә кадет интернат-мәктәбе коллективы тантаналы, дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Бик үк зур юбилей булмаса да, бу уку йорты оешуга биш ел вакыт узып та киткән икән инде. Юбилей кичәсе олылап, исемен җисеменә туры китереп дигәндәй, Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында узды.
Тантана башында район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында моңа кадәр Татарстанның Тәтеш районында гына булган, соңыннан әкренләп башка районнарда, шул исәптән безнең районда да башлангыч алган кадет интернат-мәктәбенең ачылу тарихын, бу юнәлештә эш башлаганда очраган авырлыклар турында искә алып узды. Кадетларның районның мәктәп буларак перспективасыз дип саналган Иске Маҗын мәктәп бинасына күчерелеп, анда уку өчен яхшы гына шартлар тудырылуын, быел башлангыч сыйныфларны да өлкәннәргә кушып, кадетлар сафының тулылануын, мәктәпнең тулы бер мөстәкыйль “дәүләт” булып яши башлавын шатланып хәбәр итте. Шунысы куанычлы, әлеге мәктәп бинасы 2013 елга капиталь ремонт уздыру буенча республика программасына кертелгән дүрт мәктәпнең берсе дә икән.
Бәйрәм бүләксез булмый, әлбәттә. Тырыш, бердәм коллектив вәкилләрен район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин район хакимияте исеменнән котлады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альфрида Мөхәммәдиева, мәгълүмати-коммуника-цион технологияләр буенча директор урынбасары Ринат Шакиров Минзәлә муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, ә парашют спорты буенча педагог Сергей Курченковка, административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Валентина Петровага, тәрбияче Татьяна Кругловага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәрбияче Елена Галиева, тормыш иминлеге буенча педагог-оештыручы Зилә Харисова, газ җайлан-малары операторы Сергей Никитин, технолог Фирдәвес Хәбибуллина, педагог-оештыручы Гүзәлия Габделхакова мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Кадет интернат-мәктәбенең мактау кәгазьләренә лаек булучылар: делопроизводитель Ольга Анастасьева, химия һәм биология укытучысы Гөлчәчәк Лобачева, башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рахманова, тәрбияче Семен Сидоров, инглиз теле укытучысы Любовь Титова, җыештыручылар Татьяна Вәлиева, Марина Никитина, Любовь Чигвинцева, пешекче Татьяна Пермякова.
Бәйрәмгә килгән кунаклар бер-бер артлы сәхнәгә менә торды. Алар арасында район прокуроры Феликс Хафизов, Яр Чаллының 47 нче кадет мәктәбе директоры Марсель Мөхәммәдиев, Актаныш кадет интернат-мәктәбе директоры Илсур Ялалов, Минзәлә автомәктәп начальнигы Сергей Топоров, “Минзәлә АТП” ААҖ директоры Рамил Кәримов, “Минзәлә” аэроклубы начальнигы Сергей Щелчков, Россия ЭММнең Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Фәиз Хуҗагалиев, 1 нче урта мәктәп директоры Валентина Яковлева, гимназия директоры Гөлфия Хәлимова, район ветераннар советы рәисе Павел Петров, Никольский кафедраль соборы настоятеле Александр атакай, Минзәлә мәчетенең имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт бар иде. Чыгыш ясаучылар юбиляр мәктәпне бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырып кына калмады, алар кадетларны белемле, тырыш булырга, Туган илне яратырга, аның чын патриотлары булырга өндәде.
Коллектив бердәм булып, тулы канлы тормыш белән яши. Әлбәттә, бу уңышларда интернат-мәктәп директоры Рөстәм Мөбәрәковның роле зур. Аның уң кулы булган укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альфрида Мөхәммәдиева укытучылар коллективы, кадетлар турында дулкынланып, зур канәгатьләнү хисе белән сөйли. Күренеп тора, ул алар белән чиксез горурлана. Кадетчылар физкультура буенча район ярышларында призлы урыннар алалар, тарих, тормыш иминлеге дәресләре, татар теле фәннәре буенча олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар. Шулай ук фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда катнаша-лар, эзләнү-проект эшлә-реннән дә читтә калмыйлар. Альфрида Биктимировна үзләрендә тәрбияләнүчеләргә мондый характеристика бирде: активлар, иҗтимагый эшкә атлыгып торалар, кыюлар, мөстәкыйльләр һәм батырлар, – диде ул горурлануын яшермичә.
Мәктәп, район, республика күләмендә нинди генә чара әзерләнмәсен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Елхова һәрнәрсәне җентекләп әзерли, күз уңы аша уздыра.
Укучыда бераз икенче төрлерәк күзаллау булсын өчен, аз гына читкә тайпылып шуны да әйтеп узасы килә. Биредә тәрбияләнүче балалар гадәти мәктәптәге укучылардан аерылалар. Араларында гаиләдә бик үк уңай тәрбия ала алмаганнары, авыр тормыш хәлендә калганнары да бар. Гомумән, кадет коллективына, мондагы режимга күнегү чорында булган авырлыкларны җиңеп чыгу өчен психолог-медицина-педагог хезмәте булу бик кулай. Шуның өчен дә штат расписаниесендә психолог, социаль педагог, медицина хезмәткәрләре вазифалары кертелгән. Алар бергәләп, балага адаптация узу чорында яңа шартларга күнегергә ярдәм итәләр, аналарча кайгырталар.
Бу матур тантананы кадетларның әти-әнилә-ре, туганнары зур дулкынлану белән күзәттеләр: аларның уллары-кызлары ничектер үсеп, җитдиләнеп киткәннәр, кадет формасы да үзләренә бик килешеп тора. Алар һәрвакытта да үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тойсыннар, бу дөньяда үзләренә хөрмәт яуласыннар иде, дигән теләк белән янды һәркем бу мизгелләрдә.
Мәктәп байрагын чыгару, өлкән кадетларның төз адымнары, барабаннар кагу, җыр-бию, махсус күнегүләр күрсәтү. Искиткеч тантаналы һәм дулкынландыргыч. Укытучылар да, шулай ук кунаклар да үз тәрбияләнүчеләре өчен горурлык хисе кичерделәр, киләчәктә кадет-интернат мәктәбен тәмамлаучылар үзләрен армиядә менә дигән солдат итеп күрсәтерләр, күбесе офицерлар булып китәрләр һәм еллар узганнан соң генераллар сыйфатында бергә җыелырлар дигән өмет белдерде. Барысы да шулай булсын иде.