Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә башкару электрон информацион киосклар (инфоматлар) аша һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru, мобиль версиясе (m.tatar.ru) оештырылган. Бүген республикада яшәүчеләр өчен 30 дан артык дәүләт һәм социаль әһәмияте булган хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. Бу гариза бирүчеләрнең хакимият органнары һәм урындагы затлар белән аралашуларын максималь киметергә мөмкинлек бирә, вакыт һәм финанс чыгымнарын сизелерлек киметә. Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә (дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләрен, элемтә (телефон, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга (дәүләт һәм муниципалитет учреждениеләре белгечләренә) булла. Бүген Татарстанда күпчелек ЮХИДИ штрафлары электрон рәвештә түләнә, чит ил паспортлары электрон рәвештә тутырыла. Кайбер хезмәт-ләрне электрон рәвештә алуны кулланучылар кулайрак күрә: балалар бакчасына гаризаларны бирү, ЗАГСка язылу өчен гаризаларның электрон рәвештә кабул ителүен. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне республиканың барлык муниципаль районнарында идарәче компанияләр портал аша кабул итә.
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәте өчен электрон рәвештә түләгәннәр саны көн саен үсеп бара. Ләкин муниципаль районнарда портал яки инфомат аша түләү ысулын сайлаганнарның саны әле күп түгел. Почта яисә банк бүлек-ләренә көн дә йөзләгән кеше ашыга, ә кемдер, замана технологияләренә ияреп, өйдән чыкмыйча, бөтен уңайлыклар тудырылган шартлардан кулланып яши. Сайлау хокукы сезнең кулда.