Беренче – “Ана капиталы” номинациясендә Юлия Галимарданова, Гөлназ Ямалиева, Илсинә Нуриева, Ләйсән Галиева, Наталья Дяшкинага ана капиталы сертификаты тапшырылды. “Әни канаты астында яшәү шундый яхшы” номинациясендә: Римма Выборнова, Фирая Сәлимгәрәева, Миләүшә Каюмова, Алина Петриченко, “Атказанган әни” номинациясендә: Галина Федотова, Гүзәлия Кәримова, Әлфия Солтанова, Римма Галимарданова, Зөлфирә Ханова, Хәкимә Сагидуллина, Лениза Якиева, Роза Логинова, Фәния Григорьева, Сәлимә Габдрахманова, Зәйтүнә Сизова, Татьяна Красильникова, “Әни – иҗади шәхес “ номинациясендә: Ләйлә Фәррахова, Надеҗда Волощенко, Ольга Ильина, Жанна Фатыйхова, Валентина Лебедева, Ольга Нәҗмиева, “Әни – династиягә нигез салучы” номинациясендә: Панкратовлар гаиләсеннән – Тамара Панкратова, Габдуллиннар гаиләсеннән – Мәйсәрә Габдуллина, ”Мактаулы әни” номинациясендә – Светлана Панкова, Илсөя Хәбибуллина, Рәзилә Муллина, Гүзәлия Газизова, Рәйсә Вәлиева, “Ана күзләре яктылыгы” номинациясендә хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләрнең (алар 13) әниләре: Валентина Латыйпова, Фәнисә Әхмәтзыяева, Икълимә Мөҗипова, Миңленур Җәмилова, Надеҗда Шаронова, Роза Харитонова, “Әни - опекун” номинациясендә: Рәсимә Госманова, Наилә Гатауллина, Рәйханә Гыйльметдинова, Любовь Петрова, Евдокия Муринова, Татьяна Емельянова бүләкләнделәр. Әлеге санап кителгән мөхтәрәм аналарның һәрберсенә үзләре эшләп чыккан, эшләүче оешмаларның җитәкчеләре, урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Үзләрен котларга килгән балаларыннан да җылы сүзләр ишеттеләр әниләр. Тантанага килүчеләр арасында төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар да, йорт хуҗабикәләре дә бар иде. Яшь аермалары да төрле, шулай булса да, безнең районда игътибарга, хөрмәткә лаек аналарыбыз бихисап. Бүләкләнгән аналарның балалары игелекле булып үскәннәр. Әниләр моңа бик шатлана.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.”Умырзая” бию ансамбле, районыбызның үзешчән җырчылары матур җырларын әниләргә бүләк иттеләр. Яхшы сценарийга корылган, күңелләрне йомшарта, хисләндерә, дулкынландыра торган матур бәйрәм булды ул Әниләр бәйрәме. Хәер, әниләребез дә шундый бит безнең һәм мондый хөрмәткә алар көн саен лаеклы.