Татарстанда алдан тавыш бирү старт алды.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Быел республикада төп сайлауларның берничәсе узачак: Татарстан Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына бер округ буенча өстәмә сайлаулар көтелә.

"2020 елда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда 7723 депутат сайланырга тиеш, шуларның 50 се - Казанда. Бүгенге көнгә «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең 6199 муниципаль депутаты бар, без үзебезнең сан ягыннан өстенлегебезне саклап калырга омтылачакбыз", - дип хәбәр итте Партиянең төбәк бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов.

Минзәлә  муниципаль районында 2020 елда 163 депутат сайланырга тиеш. 2020 елның 2 мартында IV чакырылыш Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының муниципаль берәмлекләре Советларына депутатлыкка кандидатлар итеп "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Партиясеннән алга таба күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларга документлар кабул итү башланды.

Минзәлә районында докментлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Минзәлә шәһәре, .Ленин ур., 80 нче йорт, «ЕДИНАЯ РОССИЯ» Партиясенең җирле бүлекчәсе. Дүш.-Җом. 8:00 - 17:00, Шимб. 8:00 - 10:00, Оештыру комитетының контакт телефоны: 3-16-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International