Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 2 мартта Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Советның киңәйтелгән утырышында катнашты.
Тарихи-мәдәни экспертизаны гадиләштерү, ЕНДВны бетерү нәтиҗәләрен йомшарту, автоматик авырлык контроле системасын камилләштерү, сөт продукциясен маркировкалау буенча артык зур басымны бетерү, үзмәшгульләр өчен товарларны маркировкалау шартларын гадиләштерү - болар утырышта каралган төп мәсьәләләр булды.
"Миңа Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе буларак эшмәкәрләрне борчыган сорауларны аларның үзләреннән ишетү, федераль кануннарны камилләштерү өчен төбәк хакимияте тәкъдимнәрен белү бик мөһим", - дип шәрехләде Когогина.