"Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медален тапшыру дәвам итә.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елда илебез данлы вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен кадерле. Планлаштырылган чаралар кысаларында "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру акциясе старт алды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина Бөек Ватан сугышында катнашучы Ермолаев Дмитрий Михайловичка һәм  Савельев Владимир Васильевичка рәхмәт сүзләре һәм сәламәтлек теләп юбилей медальләрен тапшырды..

Ермолаев Дмитрий Михайлович 1927 елда Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган. Башлангыч сыйныфны тәмамлаган, колхозда эшләгән. 1944 елда фронтка озатылган, 67 нче запас укчы полкында укчы булган. ә 1945 елның сентябреннән 46 нчы идарәдә булган, конвоир, әсирләрен саклаган. 1951 елда демобилизацияләнә. Фронттан кайткач, Пермь өлкәсендә эшли. Минзәләгә кайткач, машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше Нина Федоровна белән бер ул үстерәләр.  Дмитрий Михайлович оныкларын үстерергә ярдәм итә. 1983 елдан Ермолаев Дмитрий Михайлович лаеклы ялда. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Савельев Владимир Васильевич 1923 елда Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган, Хезмәт эшчәнлеген 1939 елда туган авылында тракторда плугарь булып башлый.

Аннары комбайнер, тракторчы була. Фронтка 1942 елда китә. 1943 елның 1 августында яралана, 1944 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, Ворошилов районы Кадрәк МТСында эшли башлый. 1945 елда Рус-Каран МТСына тракторчы булып күчерелә. Ун елдан артык бригадир булып эшли, 1959 елда җиңел эшкә күчә.. Тормыш иптәше Татьяна Николаевна белән 1955 елда гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Савельев Владимир Васильевич 1 дәрәҗәле Ватан сугышы ордены,  Жуков медале, «За трудовое отличие» медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыш ветераннары Яр Чаллыда гомер итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International