БМОның генераль ассамблеясе 1987 елның 1 мартын Халыкара наркоманиягә һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне дип игълан итте. Шул рәвешле проблеманың мөһим булуын һәм наркоманиядән азат тыныч җәмгыять булдыру максатыннан халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен карар кабул итте.
Бүген наркомания дөньяның барлык илләренә зыян салды, наркотиклар кулланучылар саны 200 млн кешедән артты. Белгечләрнең якынча бәяләмәсенә караганда, планетаның 3-4% халкы наркотиклар куллана.
2 мартта көллиятнең актлар залында әлеге кискен темага багышланган "Наркотикларга - ЮК!" дигән чара узды.