Район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре белән утырыш.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атна саен эшлекле утырыш бүген, 2 мартта, хакимиятнең утырышлар залында узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев уздырды. Утырыш котлаулардан башланды:

"ТАССРга 100 ел" мәгълүмати билгедән файдалануга раслау сертификаты "ТПФ "Изыкатель" ҖЧҖ вәкиленә тапшырылды;

Минзәлә гимназиясенең "Сәяр" театр төркеме "Җәлил укулары" II Халыкара әдәби конкурсының 1 дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде.

2019 елга Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы Илсур Галиев чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International