Шахмат буенча белем бирү учреждениеләре командалары арасында "Ак Ладья" Татарстан Республикасы Беренчелеге 28 февральдә Яр Чаллының "Этюд" спорт мәктәбендә старт алды.
Педагог-тренер Н.Н.Галләмова һәм А.Т. Шагалиев җитәкчелегендә 3 нче урта мәктәп һәм Балалар иҗат йорты укучылары Минзәлә районы командасын тәкъдим итте.
Турнир стартына Татарстанның 7 шәһәр-районыннан - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Минзәлә, Актаныш, Баулыдан - 10 команда чыкты 8 тактада онлайн-трансляция оештырылды.