Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атналыгы барышында Татарстанда газ-мотор ягулыгыннан файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ПАҖ идарәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко катнашында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы мәйданчыгында узды.
Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базары үсеше планнары, шулай ук елга һәм автомоблиь транспортында сыекландырылган табигый газ үсеше перспективалары каралды.
«Газны мотор ягулыгы буларак куллану программасы Владимир Путинның инициативасы буенча 2012 елда ук старт алган иде. Дәүләт әлеге продукцияне кулланучыларга финанс ярдәме күрсәтте. нәтиҗәдә 7 ел эчендә автотранспорт предприятиеләре, коммуналь хезмәтләр тарафыннан 18 меңнән артык берәмлек техника сатып алды", - дип ассызыклады Когогина.