Төбәктә эш кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы бер мандатлы округның туклану комбинатында һәм мәктәпләрдә булды, анда мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру системасы белән танышты.
"Төбәк атнасының мөһим темаларының берсе - Россия Президенты үз Юлламасында тәкъдим ителгән новелланы гамәлгә ашыру, шул исәптән, башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр моңа кадәр дә минем округта яшәүчеләр тарафыннан кузгатылган иде. Документка кул куелганнан соң, 1 сентябрьдән һәр шәһәрдә һәм авылда кече сыйныф укучылары мәктәптә бушлай туклана алачак", - диде парламентарий.