Шәһәребез тырыш кешеләр белән данлы

2020 елның 29 феврале, шимбә

Минзәләнең ТОС җитәкчеләре "Чын күңелдән" исемле бәйрәм оештырды.

Районда озак еллар бер коллективта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан, үз хезмәтләре һәм тормышлары белән башкаларга үрнәк, бүген дә иҗтимагый эштә катнашучы өлкән кешеләр җитәрлек. "Веста" яшьләр үзәге уздырган чираттагы чарага шәһәрнең хөрмәтле кешеләре - күпъеллык хезмәт стажы булган дистәдән артык хезмәт ветераны чакырылды.

Бу халык хуҗалыгының төрле тармакларында шәһәребез үсеше өчен хезмәт куйган төрле һөнәри ияләре. Һәркайсының хезмәт юлы мавыктыргыч, шәһәребез, республикабыз тормышы белән бәйле.

 -Хөрмәтле өлкәннәр, сез районыбыз, шәһәребез үсеше өчен тырышып намуслы хезмәт куйдыгыз. Һәрберегезгә фидакарь хезмәтегез, актив яшәү рәвеше өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

–Илебездәге, райондагы вакыйгалар сезнең тормыш белән бәйле - бу сезнең хезмәтегез.  Шәһәребез сезнең кебек тырыш кешеләр белән горурлана.

,–диде шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, өлкәннәрне район башлыгы исеменнән котлап.

 

 ТОС №1 һәм ТОС №3 җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова һәм Надежда Волощенко форсаттан файдаланып элеккеге ТОС җитәкчесе Наилә Сәлимгәрәеаны зур юбилее белән котладылар.

Бәйрәм ахырында ТОС җитәкчеләре барлык хезмәт ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/nash-gorod-slavitsya-trudolyubivymi-lyudmi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International