Кышны шәһәр ягыннан Минзәлә елгасы яр буенда җырлар һәм әйлән-бәйлән белән уздырдылар.
Минзәләдә кышның тәмамлануын символлаучы бәйрәм - Май чабу билгеләп үтелде.
-Барлык Минзәлә халкын бу якты бәйрәм белән котлыйм. Йортларыгызда бәрәкәт, иминлек, ярату хакимлек итсен, - дип бәйрәмгә килгән халыкны сәламләп, үз теләкләрен җиткерде район башлыгы урынасары Наил Хисамбиев.
Бәйрәм уңаеннан концерт программасы әзерләнгән иде. Минзәлә театры, мәдәният бүлеге, Балалар иҗат йорты коллективлары, шулай ук районның авыл җирлекләре фольклор коллективлары һәм башка оешмалар концерт номерлары күрсәтте.
Карачкы яндыру бәйрәмнең кульминациясе булды.
Шулай ук авыл җирлекләре һәм район учреждениеләре палаткалар әзерләгән, һәркем беленнәр, кайнар чәй белән сыйланды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalas-maslenitsa