"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 28 феврале, җомга

28 февраль көнне “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәге тәрбияләнүчеләре Май чабу бәйрәменең шаһитләре булдылар.

Гадәттәгечә әлеге бәйрәмдә без Кышны озаттык  һәм Язны каршы алдык.  Үз чиратында Кыш Язга урынын бирергә теләмәде, ләкин бу ярышта Яз җиңеп чыкты, һәм Кышка китәргә туры килде. Аны  балалар  киләсе елга очрашырга вәгъдә  биреп, зур хөрмәт белән  озаттылар. Көн болытлы булуга карамастан, Язны каршылау бәйрәмен  безнең тәрбияләнүчеләр әйлән –бәйлән уйнап, җырлар җырлап балалар бик күңелле бәйрәм иттеләр. Чара азагында биредә һәркем тәмле кабарып пешкән  коймак ашый алды , чөнки кояш кебек кайнар, көләч һәм алтын төстәге коймак, Май чабу бәйрәменең төп символы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International