Бүген, 28 февральдә, Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, Түбән Юшады авылында яшәүче Ильина Зинаида Степановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Зинаида Степановнаны юбилей датасы белән район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Михали Боков килде. Юбилярга "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 еллыгына" медале, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Айдар Сәлаховның бүләген тапшырдылар.
Кунаклар Зинаида Степановнага сәламәтлек, күңел күтәренкелеге. якыннарының ихтирамын тоеп яшәвен теләделәр. Бөек Җиңү өчен, фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәт әйттеләр.
Зинаида Степановна колхозчы гаиләсенә дөньяга килгән, башлангыч белем алган.
11 яшеннән колхозда эшли башлый, 1947-1950 еларда Пермь өлкәсендә Кизель шәһәрендә шахтада машинистка булып хезмәт куя.
Туган колхозына кайта, урман кисә. Пенсиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.
"1941-1945 елларда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Улы Леонид, киленнәре. оныклары янына килеп йөри. Гаилә җылысы, якыннарының кайгыртуы, тормышны яратуы һәр мизгелгә сөенеп яшәргә көч бирә.